Ишетү – кешенең иң мөһим сизү органнарының берсе. Ул безгә әйләнә-тирәдәге авазларны ишетергә, сөйләмне аңларга һәм аралашырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә балаларның һәм яшүсмерләрнең ишетү сәләтен саклау аеруча мөһим.
Бүген телефон, компьютер, телевизор һәм наушниклар көндәлек тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әйләнде. Әмма көчле тавышны озак тыңлау ишетү органнарына зыян китерергә мөмкин. Даими рәвештә көчле музыка тыңлау эчке колактагы сизгер күзәнәкләрне зарарлап, ишетү сәләтенең кимүенә китерә.
Ишетү начарлануның беренче билгеләре — әңгәмәдәш сүзләрен аңлау кыенлашу, еш кына «кабатла әле» дип сорау, колакта шаулау яки чыңлау. Мондый билгеләрне игътибарсыз калдырырга ярамый. Ишетү кинәт начарланса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Гади кагыйдәләрне истә тотыйк
- Наушникларда музыканы артык каты һәм озак тыңламагыз.
- Шау-шулы урыннарда озак булмаска тырышыгыз.
- Наушникларны чиста тотыгыз һәм алар белән йоклап китмәгез.
- Урамда наушник кулланганда сак булыгыз: тирә-яктагы тавышларны ишетү мөһим.
- Колакларны тирән итеп чистартмагыз, күренеп торган өлешен генә чистарту җитә.
- Ишетү сәләтен даими тикшертеп торыгыз.
- Табигатьтә күбрәк булыгыз, вакыт-вакыт наушниклардан ял итегез.
Ишетү сәләтен саклау үзебезнең кулда. Гади генә кагыйдәләрне үтәү һәм сәламәтлеккә игътибарлы булу киләчәктә Җитди проблемалардан сакланырга ярдәм итә.
MAX
