Юлның бер өлеше ябылу сәбәпле, 56нчы маршрут автобусы «Магнит» сәүдә үзәге тукталышыннан соң Вокзал урамына керми.
Бу хакта шәһәр хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзер автобуслар «Магнит» сәүдә үзәге — Химиклар (Автогородок) — Эчке эшләр идарәсе — Автовокзал юнәлеше буенча йөри.
Маршрутның элеккеге схемасы кайчан торгызылачагы турында өстәмә хәбәр ителәчәк.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
