Түбән Камада массакүләм пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә ике яшь кыз һәлак булган, 14 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Ике зыян күрүченең хәле авыр, әмма тотрыклы дип бәяләнә.

Иртәнге сәгатьләрдә пилотсыз очкыч биш катлы торак йортка эләккән. Нәтиҗәдә фатирларның тәрәзә рамнары җимерелгән, пыялалар коелган. Берничә автомобиль дә зыян күргән. Вакыйга урынына ашыгыч хезмәтләр килгән, территория әйләндереп алынган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Түбән Камага республика Премьер-министры Алексей Песошин килгән. Ул йортта булып, анда яшәүчеләр белән аралашкан. Башта эвакуацияләнгән кешеләр өчен 7нче мәктәптә вакытлыча урнаштыру пункты оештырылган. Соңрак шәһәрдәшләрне «Камский Артек» лагерена күчергәннәр. Анда өч кеше урнашкан, калганнары туганнарында калырга карар кылган.

«Биш катлы йортта яшәүчеләр тревога сигналын ишетүгә үк ышык урынга кереп өлгергән. Шуңа күрә күп кеше зыян күрүдән сакланып калган. Бу – иң мөһиме», – дип ассызыклады Түбән Кама мэры Радмир Беляев.

Тагын бер очрак Җиңүнең 30 еллыгы һәм Студентлар урамнары киселешендә булган. Биредә пилотсыз очкыч агачка эләккән, нәтиҗәдә хәрәкәт иткән автомобильгә зыян килгән. Машина салонында дүрт кеше булган. Аларның икесе һәлак булган, тагын икесе хастаханәгә озатылган. Табиблар аларның хәлен авыр, әмма тотрыклы дип бәяли. Моннан тыш, 93 яшьлек хатын-кыз да табиблар күзәтүе астында. Ул көчле стресс кичергән. Аны хастаханәгә җибәрергә планлаштыралар.

Татарстан Рәисе һөҗүм нәтиҗәләрен кыска вакыт эчендә бетерү бурычын куйган. Россия Тикшерү комитеты террорчылык акты билгеләре буенча җинаять эше кузгаткан.