Яңа гына түтәлдән өзелгән яшелчә, җиләк-җимеш — бакчачылар үзләре үстергән мул уңышны халыкка тәкъдим итәләр. «Шатлык» үзәге янындагы мәйданчык алар өчен яхшы таныш. Урыны уңайлы — халык күп йөри, сатып алучылар җитәрлек. Әмма түбәнкамалыларны бер мәсьәлә борчый: сәүдә итүчеләргә тиешле шартлар тудырылмаган.
Быел кишер, чөгендер бик уңды, ди бакчачылар. Кыяр, борыч та мулдан — артык калганын түбәнкамалылар сәүдәгә чыгаралар. Барысын да әз-әзләп.
Тынычлык проспектындагы сәүдә мәйданчыгы ун елдан артык эшли. Әмма бакчачыларны борчыган төп мәсьәлә —шартларның булмавы. Өстәл урынына — тартмалар. Сатучыларның җил-яңгырдан ышыклану мөмкинлеге юк.
Түбән Камада җиһазландырылган базарлар да бар, әмма алар шәһәрнең башка районнарында урнашкан. Шуңа күрә шәһәр халкы Тынычлык проспектында да уңайлы экосәүдә мәйданчыгы булдырылуын тели. Урыны уңайлы — халык күп йөри, сатып алучылар да җитәрлек.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
