Түбән Кама районының Зур Афанас авылыннан чыгу юлында Ford Focus һәм «Лада Гранта» автомобильләре бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә Россиядә җитештерелгән машина пассажиры зыян күргән.
Юл-транспорт һәлакәте 9 сентябрьдә кичке сәгать 18:00ләр тирәсендә булган.
Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, беренчел мәгълүматлар буенча, Ford Focus автомобиле белән идарә иткән 25 яшьлек хатын-кыз Яшьләр урамыннан Чистай — Түбән Кама юлына чыкканда төп юлдан хәрәкәт итүче «Лада Гранта» автомобиленә юл бирмәгән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә «Лада Гранта» пассажиры баш мие селкенүе һәм кул җәрәхәте алган дип фаразлана. Аны ашыгыч медицина ярдәме бригадасы Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенә китергән.

Хәзерге вакытта авариянең сәбәпләре һәм барлык шартлары ачыклана.
Альбина Вәлиева
MAX
