Тукай исемендәге паркта дүртенче тапкыр «Смена» китап фестивале узды. Әлеге мәдәни чара шәһәр халкын китап дөньясы белән очраштырды.

Фестивальдә дистәләгән нәшрият үз китапларын тәкъдим итте. Кунаклар арасында матур әдәбият әсәрләре, документаль басмалар, комикслар, фәнни хезмәтләр һәм башка бик күп төрле китаплар урын алды.

Әлеге чараның үзенчәлекле яңалыкларының берсе — Түбән Кама буенча беренче юлкүрсәткеч тәкъдим ителү булды. Проект авторы Дмитрий Смирнов сүзләренә караганда, шәһәр турында юлкүрсәткеч әзерләү эшенә 400дән артык шәһәрдәш Җәлеп ителгән. «Без экскурсоводлар, туган якны өйрәнүчеләр һәм төрле шәһәр берләшмәләре вәкилләре белән бергә шәһәр буйлап йөрдек. Алар безгә картадагы гади билгеләр генә булмаган, ә шәһәр халкы өчен кадерле, яраткан, үзенә күрә аерым тарихы һәм әһәмияте булган урыннарны күрсәтте. Юлкүрсәткеч нәкъ менә шушы урыннардан тупланды», — дип сөйләде Дмитрий Смирнов.

Выставка книг на фестивале Смена в Нижнекамске
Фотолар ntr-24.ru сайтыннан

Быел «Смена» фестивале кысаларында ике лекторий эшләде. Аларның һәрберсендә китап авторлары белән очрашулар, кызыклы әңгәмәләр һәм фикер алышулар оештырылды. Балалар да фестивальдә игътибарсыз калмады. Кечкенә кунаклар өчен төрле уен мәйданчыклары әзерләнде, анда алар күңел ачып кына калмыйча, яңа белемнәр дә алды. Лекторийларда исә замана өчен актуаль булган төрле темалар күтәрелде. Ясалма интеллектның үсеше, психология, йорт хайваннары белән мөнәсәбәтләр һәм башка кызыклы мәсьәләләр турында сөйләшүләр узды.

Китап фестивале — укучыларны яңа басмалар белән таныштыру гына түгел, ә фикер алышу, аралашу, яңа идеяләр һәм илһам чыганагы табу өчен дә менә дигән мөмкинлек. «Смена» фестивале Түбән Каманың мәдәни тормышында үз урынын ныгытып, китап сөючеләрне елдан-ел күбрәк Җәлеп итә.