Түбән Кама районының Колмакчы авылында яшәүче Тавис һәм Люция Бильдановлар быел бакчаларында мул уңыш алган. Алар үстергән иң зур кабакның авырлыгы 28 килограммнан артык.
Кабак көненә — үзенчәлекле уңыш. 10 сентябрьдә билгеләп үтелә торган бәйрәм уңаеннан Түбән Кама районының Колмакчы авылында яшәүче Бильдановлар гаиләсе дә үз уңышы белән сөендерде: быел бакчаларында үскән иң зур кабакның авырлыгы 28 килограммнан арткан.

Бильдановларга кечкенә ярдәмчеләре Адель дә булыша. Октябрьдә аңа ике яшь тула. Ул бакчадагы эшләр белән кызыксына, өлкәннәрдән калышмыйча, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
Кечкенә Адельнең елмаюы һәм кызыксынуы гаиләгә эш вакытында да күтәренке кәеф өсти. Бильдановлар өчен мул уңыш — бергәләп башкарылган хезмәтнең нәтиҗәсе.
Альбина Вәлиева
MAX
