13 сентябрьгә каршы төндә Түбән Камада пилотсыз очкыч төшкән вакытта зыян күргән кызлар турында яңа мәгълүмат билгеле булды. Өчесе дә Түбән Кама педагогика көллиятен тәмамлаганнар.
Һәлак булган кызларның берсе — Раилә. Ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Фаҗига вакытында аның янында сеңлесе Рима да булган. Ул да мәктәпкәчә белем бирү системасында хезмәт куйган, әмма башка балалар бакчасында.
Апалы-сеңелле кызлар Түбән Камага Самара өлкәсеннән укырга килгәннәр. Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр иткәнчә, һөҗүм вакытында алар утырган автомобиль Җиңүнең 30 еллыгы һәм Студентлар урамнары киселешендә хәрәкәт иткән. Пилотсыз очкыч төшү нәтиҗәсендә Раилә шунда ук һәлак булган, ә Рима авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган. Хәзер табиблар аның гомере өчен көрәшә. Хәле авыр, әмма тотрыклы, дип бәяләнә.
Икенче һәлак булучы — Диана. Ул Алабуга районында туып-үскән һәм апалы-сеңелле кызлар белән бергә Түбән Кама педагогика көллиятен тәмамлаган.
Укытучылары һәм танышлары кызларны якты хатрәләр белән искә алалар. НТР 24 хәбәрчесенә үз чыганаклары белдергәнчә, өчесе дә ярдәмчел, ачык күңелле кешеләр һәм яхшы студентлар булган. Диплом алганнан соң ук белгечлекләре буенча эшли башлаганнар.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
