Дәүләт Думасы депутатларын сайлау көннәрендә Түбән Камада тавыш биргән һәм махсус беләзек алган кешеләр җәмәгать транспортында бушлай йөри алачак.
Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Ришат Нәфыйков хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, сайлаулар өч көн — 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак.
Альбина Вәлиева
MAX
