Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган мемориаль комплекс төзелә. Ул Ватанны яклап, хәрби бурычын үтәгән, ил иминлеге хакына хезмәт иткән якташлар истәлеген мәңгеләштерү урыны булачак.
Яңа мемориал шәһәрдәшләребез өчен мөһим тарихи һәм рухи урыннарның берсенә әверелер дип көтелә. Биредә шәһәр халкы Ватанны саклаучыларның батырлыгы турында искә ала, аларга рәхмәтен белдерә һәм киләчәк буыннарга бүгенге вакыйгалар хакында хәтер калдыра алачак.
Хәзерге вакытта төзелеш эшләре актив бара. Проектның яртысына якын өлеше инде башкарылган. «Һәйкәлнең биеклеге — 8 метр. Скульптура өлеше инде коелды. Мемориал Казанда әзерләнә», — дип сөйләде төзелеш участоклары мастеры Рөстәм Мортазин.
Мемориаль композиция Җиңү мәйданындагы мемориаллар белән бердәм архитектура стилендә эшләнәчәк. Бу исә яңа һәйкәлнең шәһәрнең тарихи хәтер киңлегенә табигый рәвештә кушылып китүен тәэмин итәчәк. Мемориал составында берничә төп элемент булачак. Алар арасында истәлекле язулы стела, махсус хәрби операциядә катнашучыларның исемнәре уелган гранит стена һәм хәрби туганлыкны символлаштыручы бронза һәйкәл урын алачак.
Һәр исем — аерым язмыш. Ә гранитка уелган исемнәр бу кешеләрнең батырлыгын һәм алар турындагы истәлекне еллар узгач та сакларга тиеш. Мемориалның төп максаты да шунда — бүгенге вакыйгаларны шәһәр тарихының бер өлеше итеп мәңгеләштерү.
Төзелеш барышын муниципаль район башлыгы Радмир Беляев та контрольдә тота. Эшләрнең ничек баруын тикшерү өчен ул эш комиссиясе составында булачак мемориал урынында булды. Күчмә киңәшмә барышында шәһәр Җитәкчесе подрядчы оешма вәкилләре белән проектны гамәлгә ашыруның барлык нечкәлекләрен Җентекләп тикшерде. Төп игътибар төзелеш эшләренең сыйфатына, кулланыла торган материалларның таләпләргә туры килүенә һәм мемориал тирәсендәге территорияне төзекләндерүгә бирелде.
Мемориаль комплексның архитектурасы гына түгел, аның тирә-ягындагы мохит тә шәһәр халкы өчен уңайлы һәм матур булырга тиеш. Шуңа күрә территорияне яшелләндерү, юлларны һәм Җәяүлеләр өчен мәйданнарны тәртипкә китерү, мемориалның Җиңү мәйданы белән бербөтен булып күренүе дә проектның мөһим өлеше булып тора.
Яңа мемориалның сентябрь аенда ачылуы планлаштырыла. Тарихи хәтер — үткәннәргә карау гына түгел. Ул киләчәк буыннар алдында да Җаваплылык. Әлеге мемориал махсус хәрби операциядә катнашкан якташларның батырлыгын, аларның фидакарьлеген һәм Ватанга тугрылыгын искә төшереп торучы урын булыр.
Рустам Сафин
MAX
