Түбән Камада эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә 13 сентябрьдә пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Шәһәр мэры Радмир Беляев белдерүенчә, БПЛА агачка эләккән һәм бәрелү аркасында янәшәдә торган автомобильгә зыян китергән. Анда 4 яшь кеше булган. Икесе һәлак булган, тагын икесе авыр хәлдә хастаханәдә ята.
Һәлак булган кызларның туганнары Түбән Камага килеп җиткән. Муниципалитет аларга ярдәм күрсәтәчәк. Радмир Беляев шулай ук мөселман һәм православие дин әһелләрен бу гаиләләргә теләктәшлек күрсәтергә чакырды.
Альбина Вәлиева
MAX
