24нче һәм 58нче балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре Химиклар проспектындагы 72Б адресы буенча урнашкан үзәккә кирәк-яраклар алып килгән. Ә «Адымнар» гимназиясе коллективы акцияне матди яктан хуплады.

Гуманитар ярдәм җыю пунктында — 58нче балалар бакчасы. Тәрбиячеләр, сабыйлар һәм аларның әти-әниләре Россия көне уңаеннан солдатларга кирәкле әйберләр алып килгәннәр. Һәр әйбер кайгырту һәм күңел җылысы белән җыелган: йомшак талисманнар, рәсемнәр, хатлар да бар.

Изге эшкә 24нче балалар бакчасы да кушылды. Алар иң кирәкле әйберләр — футболкалар, оекбашлар, эчке киемнәр тапшырды. Алгы сызыкта хезмәт итүче солдатларга мондый ярдәм бик кирәк.

«Без балалар бакчасы коллективы белән берничә тапкыр ярдәм итүдә катнаштык. Хезмәттәшләребез белән акция оештырдык, шунда җыелган акчага иң кирәкле әйберләр сатып алдык. Ярдәм итә алуыбыз белән горурланабыз», — диде 24нче балалар бакчасы тәрбиячесе Резедә Әхмәтова.

«Адымнар» гимназиясе әлеге акцияне матди яктан хуплады. Май ахырында коллектив уку йорты ишегалдында хәйрия ярминкәсе оештырып, акча җыйды. Аның бер өлеше сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерүгә юнәлтелсә, калганы солдатларга ярдәм күрсәтү өчен тапшырылды.

«Егетләргә гуманитар ярдәм җыелды бу ярминкәдә, акчаның бер өлешен махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә тапшырдык. Егетләребезгә бик зур рәхмәт — безнең күгезебезне саклыйлар, исән-сау кайтсыннар», — дип белдерде «Адымнар» полилингваль гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миләүшә Нәбиева.

Ел башыннан махсус хәрби операция зонасына 60 мең тонна йөк җибәрелгән. Гуманитар ярдәм солдатлар өчен генә түгел, Донбаста яшәүчеләр өчен дә кабул ителә. Көнкүреш кирәк-яраклары, киемнәр, шәхси гигиена чаралары — барысы да яңа булырга тиеш. Үзәк иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр эшли.