Дәрәҗәле бүләккә 15 үсмер лаек булды. Алар арасында «Яшь армия батырлыгы» билгесенең тулы кавалерлары исемен алучылар да бар. Тантанада катнашучылар парад формасыннан иде, ә аларның йөзләрендә шатлыклы һәм дулкынландыргыч мизгелләр чагылды.
Чара барышында яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең әһәмияте турында да сүз булды. Оештыручылар укучыларны үз иленең тарихын өйрәнергә һәм Ватанга хезмәт итәргә чакырды.
Быел 14нче лицей коллективы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган чыгарылыш сыйныф укучысы Булат Вафин исемендәге премияне дә гамәлгә куйган. Әлеге бүләкнең беренче иясе булып «Елның иң яхшы командиры» исеменә лаек булган Богдан Токачёв танылды. Диплом һәм истәлекле сынны аңа геройның әнисе тапшырды.
Тантаналы өлештән соң лицейның Хәтер дивары янында митинг узды. Биредә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган 15 чыгарылыш укучысының фотосурәтләре урнаштырылган. Күптән түгел тагын ике портрет өстәлгән.
Чарада катнашучылар һәлак булган егетләрне бер минут тынлык белән искә алды һәм Хәтер диварына чәчәкләр салды. Бу көн яшь буын өчен патриотизм, батырлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге булган геройларны искә алу мөмкинлеге дә булды.

Альбина Вәлиева
MAX
