Бу хакта Татарстан Республикасының Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге хәбәр итә.
Чемпионатның төп максаты — хәрби хәрәкәтләр вакытында зыян күргән ветераннарга яңа һөнәрләр үзләштерергә, яки эшкуарлык юнәлешләренә өйрәнергә ярдәм итү, шулай ук хезмәт базарында тотрыклы урын алырга булышлык итү.
«Абилимпикс» чемпионаты беренче тапкыр узган елның 25-29 июль көннәрендә Казанда үткәрелде. Ул вакытта 400гә якын профессионал үз осталыгын күрсәтте. Ярыш нәтиҗәләре буенча, 79 финалист Мәскәүдә узган илкүләм ярышта катнашты. 2025 елда Татарстан финалистлар саны буенча иң яхшы биш төбәк исәбенә керде. Ул вакытта катнашучылар 15 компетенциядә көч сынашты, шул исәптән «БПЛА операторы», «Эретеп ябыштыру технологияләре» һәм «Автомобильләргә хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерү» кебек юнәлешләр аеруча популярлык казанды.
Чемпионатны Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы, «Ватан сакчылары» Дәүләт фонды һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте берлектә оештыра. Төбәк дәрәҗәсендә бу чараны «Татарстан Республикасының Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» башкара.
Тантаналы ачылыш 26 июньдә, «Казан Экспо»ның Илһам Шакиров исемендәге концерт залында булачак.
Профессиональ осталык ярышлары 21 төп юнәлеш буенча узачак, бу исә икътисадның 11 мөһим тармагын тәкъдим итә. Чемпионат 27-30 июнь көннәрендә, дүрт көн дәвам итәчәк. Катнашучылар үзара осталыкларын түбәндәге юнәлешләрдә күрсәтәчәк: «Адаптив физик культура буенча инструктор», «Сантехник-техник системалар слесаре», «Беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча инструктор», «Эшмәкәрлек», «Вокал башкару осталыгы», «Буяу эше», «Массажист», «Пицца пешерү буенча оста», «Пилотсыз очу аппараты операторы», «Пешекче эше», «Автомобиль йөртүче», «БПЛА эшләү һәм җыю», «Автомобильләргә хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерү», «Электрон җиһазлар җыю-сүтү», «Эретеп ябыштыру технологияләре», «Челтәр һәм системалы администрация», «Слесарь эше», «Техник-протезист», «Электромонтаж», «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү», «Мебельщик».
Шулай ук, чемпионат мәйданчыгында теләгән һәркем өчен хезмәт базарында югары ихтыяҗ булган 7 демонстрацион компетенция дә тәкъдим ителәчәк. Болар: «Сәнәгать робототехникасы», «Җир өсте робот техникалары буенча белгеч», «БАС эксплуатациясе», «Бариста», «Радиоэлектрон аппаратура монтажлаучы», «Киләчәк архитекторы — нейрочелтәр сәнгате», «Бизәүче рәссам».
Чара кысаларында ярышлар, эшлекле очрашулар, мәдәни һәм спорт программалары, шулай ук күргәзмә оештырылачак.
Җиңүчеләрне бүләкләү һәм ябылу тантанасы 1 июльдә, Илһам Шакиров исемендәге концерт залында үтәчәк.

Альбина Вәлиева
MAX