Дискотека кунаклары — яшүсмерләр. Алар дәртле җырларга кушылып бииләр һәм вакытларын күңелле, файдалы үткәрәләр. Әгәр элек яшьләр бәйрәмнәрдә баян көйләренә күңел ачкан булсалар, хәзер — диджей сетларына кушылып заманча музыка белән күңел ача.

Пульт артында Айзиля һәм Амалия тора. Алар — «БиЮ» яшүсмерләр дискотекасының төп йөзләре. Грант программасы нигезендә DJ School мәктәбен тәмамлаган кызлар музыка кую белән генә чикләнми, кунакларны дөрес дулкынга көйләп, сәхнәне дә дер селкетә.

Кунаклар өчен музыкадан тыш мәдәни программа да әзерләнгән: мастер-класслар, аквагрим, татар телендә аралашу мәйданчыклары кебек активлыклар бар. «БиЮ» проектының оештыручылары әйтүенчә, кичәләр ике атна саен төрле мәйданчыкларда узачак.

«БиЮ» проекты Татарстан Рәисе каршындагы телләр буенча комиссия, медиа ПОВ командасы, «Беренчеләр хәрәкәте» һәм диджей мәктәбе ярдәмендә өченче сезон рәттән гамәлгә ашырыла. Бу чара яшүсмерләр өчен ял итү, иҗат белән шөгыльләнү һәм татар телендә аралашу мөмкинлеге дә бирә.