Сабантуй мәйданы балалар һәм олылар өчен милли уеннар һәм спорт ярышлары белән баетылды. Балалар капчык киеп йөгерү, аркан тарту һәм чүлмәк вату кебек уеннарда көч сынашты, ә җанатарлар үзләренең көчле алкышлары белән катнашучыларны җанландырды.
Күңел ачу мәйданчыклары да халык арасында популяр булды: балалар аквагрим ясатып, аниматорлар белән фотога төште, ә бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.
Бәйрәм кунаклары өчен бай эчтәлекле мәдәни программа әзерләнде: традицион уеннар, осталык дәресләре, иҗат коллективлары һәм артистлар чыгышлары — һәркем өчен күңелле мизгелләр күп булды.
«Гренада» клубы катнашучыларга күчтәнәчләр әзерләп, бәйрәмгә килүчеләрне сөендерде. Шуңа күрә чарадан беркем дә буш кул белән кайтып китмәде.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар милли гореф-гадәтләрне сакларга, буыннар бәйләнешен ныгытырга һәм күршеләрне берләштерергә ярдәм итә.

Альбина Вәлиева
MAX
