Күрсәтелгән картиналар арасында «Диодорова. Против течения» исемле спорт драмасы да бар. Әлеге фильм паралимпия чемпионы турында бәян итә. «Не хороните меня без Ивана» картинасы исә кешеләр игътибар итмичә узган урыннарда да матурлык күрә белүче үзенчәлекле кеше язмышын ачып бирә. «Рядовой Чээрин» — Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган хәрби драма. Шулай ук тамашачылар «Стерхлар биегән җирдә» фильмын да карады. Һәр фильм тамашачылар һәм кино белгечләре тарафыннан югары бәя алды.
Чара Түбән Кама белән Якутск шәһәрләре арасында 2025 елның 26 августында рәсми рәвештә урнаштырылган тугандашлык мөнәсәбәтләре кысаларында оештырылды.
«Шундый эчтәлекле, тирән мәгънәле фильмнар өчен ихлас рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Алар уйландыра, тормыш фәлсәфәсен чагылдыра, тәрбияви әһәмияткә ия», — дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Эльвира Кәримуллина.
Үз чиратында Якутск шәһәре мэриясенең мәдәният идарәсе җитәкчесе Сардана Брызгалова да тамашачыларга рәхмәт белдерде: «Җылы каршы алуыгыз өчен зур рәхмәт. Сезнең шәһәрегез яшел, матур һәм бик күркәм. Сез чыннан да бәхетле! Киләчәктә дә сезгә кабат килергә шат булырбыз», — диде ул.

Рустам Сафин
MAX
