Очрашуга 12 кеше килгән.
Тренинг барышында катнашучыларга үз хисләре турында ачык итеп сөйләү, эчләрендә җыелып килгән борчуларны, сызлануларны уртаклашу мөмкинлеге бирелде. Гадәти тормышта еш кына әйтелми кала торган уй-кичерешләр монда яңгыраш тапты. Ышаныч һәм үзара аңлашу мохите хатын-кызларга күңел бушатырга гына түгел, ә башкаларның язмышын тыңлап, үзләренең ялгыз түгеллеген аңларга да ярдәм итте.
Очрашуда катнашкан һәркемнең үз кайгысы, үз борчулары. Күпләр якын кешесен югалту хәсрәте белән яши. Резедә Шишкинаның улы инде бер ел хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Бүген ул ике оныгын тәрбияли. Үзенә көчне ул волонтерлык эшчәнлегендә таба.
Резедә ханым мондый очрашуларны бик файдалы дип саный. Аның фикеренчә, биредә кеше рухи терәк кенә түгел, ә яңа танышлар да таба, һәм бу кайгыны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә. Аның белән башка катнашучылар да килешә.
Оештыручылар сүзләренчә, мондый очрашуларда иң мөһиме — кешене ишетүләре һәм аңлаулары. Нәкъ менә шушы хис күпләр өчен беренче терәк ноктасына, эчке тигезлекне табу юлына әверелә.
Очрашу ахырында хатын-кызлар имбирь печеньеларын төсле глазурь белән бизәде. Һәркем бу эшкә иҗади якын килде, шуңа күрә тәм-томнар да төрле, үзенчәлекле килеп чыкты. Әлеге печеньеләрне алар шәһәр Сабантуенда сатарга әзерләде, ә җыелган акчалар фронт өчен кирәкле әйберләр сатып алуга тотылачак.


MAX
