Кайберәүләр рухи үсешне бары тик якты, чиста һәм йомшак хисләр белән генә бәйли. Чынлыкта исә бу юл күпкә катлаулырак һәм тирәнрәк.

Рухи үсеш — ул бары тик күңелле кичерешләр генә түгел, ә кешенең барлык халәтләрен кабул итү. Ул күңелдәге җылылыкны да, тынычлыкны да, шулай ук авыр, хәтта җир астына кереп югаласы килгән мизгелләрне дә үз эченә ала. Китапларда һәм фильмнарда гына рухи яктан камилләшкән герой: «Мин барысын да яратам», — дип җиңел генә әйтә ала. Чынбарлыкта исә рухи үсеш — ул теләсә нинди тәҗрибәне кабул итәргә әзер булу, хәтта ул сине сынаса да, яңадан-яңа юллар ачса да.

Кайберәүләр: «Кара полоса башланды икән, димәк, алда яктысы көтә», — дип уйлый. Әмма тормыш һәрвакыт болай гади генә корылмаган. Нәкъ менә шул авырлыклар, киртәләр — үсеш өчен төп материал. Кеше үзенең, якыннарының, дөньяның нинди булырга тиешлеге турында булган соңгы өметләрен югалтканда гына чынбарлыкны ачыграк күрә башлый.

Шул мизгелдә дөньяның бар төсләре ачыла: яхшылык та, яманлык та, алар арасындагы сансыз соры күләгәләр дә. Кеше башкалардан өстен булырга тырышудан туктый, гади күзәтүче дәрәҗәсенә күчә. Ул тормышның иң зур укытучы булуын аңлый. Ә аның төп мәгънәсе — тәҗрибә туплау.

Кеше чын шатлык кичергәндә, эчке көче иркенәеп киткәндәй була: тәне җылына, йөрәге үзгә бер ритм белән тибә башлый, әйләнә-тирә киңәя кебек тоела. Ул үзенең бу дөньяда ни өчен булуын, нәрсә аңа терәк булуын тирәнрәк аңлый.

Ә чын кайгы һәм төшенкелек килгәндә хәл бөтенләй башкача. Эчке энергия кысылгандай була, тирәнгә яшеренгән хисләр — иске яралар, онытылган кичерешләр — өскә калкып чыга. Бу мизгелдә күпләр куркып, бу халәттән качарга тырыша. Әмма нәкъ менә шушы авыр кичерешләр аша кеше үзгәрә.

Авырлыклар сындырмый — алар үзгәртә. Алар аша үткәндә, кешенең эчендә тынлык һәм бушлык барлыкка килә, һәм нәкъ менә шул халәттә рухның яңа нигезе формалаша.

Кеше тәҗрибәне «яхшы» һәм «начар» дип бүлүдән туктаганда, иң мөһим аңлау туа: шатлык та, авырту да — бер үк көчнең ике ягы. Шул чакта кеше эчке яктан ныгый, тормышның караңгы якларыннан курыкмый башлый, чөнки яктылыкның да шуннан башлануын аңлый.

Шуңа күрә, әгәр тормышыгызда катлаулы чор башланган икән — аннан качмагыз. Аны тиз генә «яктыртасы» яки онытасы килмәсен. Киресенчә, шул халәтне аңларга, кичерергә тырышыгыз. Авырлык — дошман түгел, ә дөрес юлны табуда ярдәмче.

Рухи үсеш юлын сайлаганда, ясалма тынычлык эзләүдән туктагыз. Тормышның һәр ягын кабул итәргә әзер булыгыз. Һәм бервакыт сез чын күңелдән бар нәрсәгә «әйе» дип әйтә алсагыз, күп нәрсә ачыкланыр — хәтта бүген күз алдына да китермәгәннәре.

Рухи үсеш нәрсә ул? Бу сорауга һәркем үзе җавап таба.

Рузил Фазлыев