Хәзер өйләрне җыештыралар, йомырка буйыйлар, куличлар пешерәләр. Түбән Кама керәшеннәре Олы көнне ел да зурлап каршы алалар. Бәйрәмне барлык йолаларына туры китереп үткәрәләр.

Нина Еремина кулич пешерү серләре белән уратклаша. Рецептын әнисе өйрәтеп калдырган. Хәзер ул буыннан-буынга күчә.

Бәйрәмнең тагын бер бизәге — төрле төсләргә буялган йомыркалар. Әлеге эштә балалар да катнашалар. Гадәт буенча, соңыннан аларны чиркәүгә алып барып, махсус йола уздыралар.

Якшәмбе көнне православие халкы Олы көнне бәйрәм итәчәк. Ул ураза тәмамлануны аңлата. 40 көн дәвамында дин тотучылар сөтле һәм итле ризыклардан тыелып тордылар. Бәйрәм көнне мул табын әзерләнә.

Түбән Кама керәшеннәре Пасханы ел да зурлап каршы алалар. Бәйрәмне барлык йолаларына туры китереп үткәрәләр. Түбәнкамалыларны 19 апрельдә Кече Җирекле авылына чакыралар. Бай эчтәлекле программа әзерләнгән. Бәйрәм көндезге 11дә башлана. Җыелу урыны — авыл клубы тирәсе.