Февраль азагында Лесная урамында урнашкан «База» үзәгендә Мәскәүдән килгән архитектура-проектлаштыру оешмасы менеджерларының җәмәгатьчелек белән очрашуы узды. Алар Түбән Кама шәһәренең матур киләчәге, «Гаилә» паркын ничек төзекләндерү һәм башка мәсьәләләр турында сөйләделәр. Слайдларда шәһәрнең ничек «тыгызланачагы», иске микрорайоннарда берничә дистә яңа күпкатлы йортлар төзү план-картасы да тәкъдим ителде.
Шәһәрне киләчәктә үстерү планы белән таныштырганда коммуналь объектлар, канализация челтәрләрен модернизацияләү мәсьәләсе читләтеп узылды. Ә бит иске кварталларда инженерлык челтәрләрен алмаштырмыйча яңа биек йортлар төзү аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Мәсәлән, Спорт урамындагы 11 нче йорт һәм Октябрьнең 50 еллыгы урамында урнашкан 2А һәм 6В йортлары арасында кечкенә мәйданчыкта 20 катлы йорт төзү планга кертелгән. Янәшәдә генә 9 нчы мәктәп урнашкан. Дистә еллар элек, совет чорында салынган канализация системасы бүгенге йөкләнешләргә һәм биек йортларга исәпләнмәгән. Иске торбалар болай да тузуның соңгы чигенә җиткән. Башка шәһәрләр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бу су үткәргечләрдә массакүләм аварияләргә һәм фекаль канализация системасының сафтан чыгуына китерергә мөмкин.
Шуңа күрә иске микрорайоннарда яңа йортлар төзүне канализация торбаларын тулысынча модернизацияләгәндә яки төзүче хисабына яңа магистральләр салганда гына рөхсәт итәргә кирәк. Аңлашыла, модернизация — чыгымлы эш, ә подрядчиклар төзелешне тыгызлаудан («нокталы» төзелештән) табыш алу ягын карый. Әмма бу мәсьәләне хәл итмичә, шәһәр күләмендә экологик зыянга һәм коммуналь аварияләргә дучар булу куркынычы арта.
Шуңа күрә «нокталы» төзелешкә әзерлекне алдан башларга кирәк, дип саныйм.
MAX
