Халыклар бердәмлеге елы кысаларында китапханә каршындагы микрорайонда урнашкан балалар бакчалары белән берлектә «Дуслык» фестивале гөрләп узды.
Залда милли көйләр яңгырый. Нәниләрнең шатлык тулы күзләре күңелләрдә аңлатып булмаслык хисләр уята. Балалар барысы да милли киемнәрдән. Кемнәр генә юк биредә: татар, урыс, чуаш, башкорт, мари, керәшен, әрмән милли костюмнарын кигән сабыйлар зур дулкынлану белән чыгыш ясарга әзерләнә.
Җырлы-биюле уеннарны балалар искиткеч оста башкардылар. Милли уеннар аша һәр халыкның тарихы, көнкүреше чагылыш тапты. 47 нче балалар бакчасы нәниләре башкорт халкының горурлыгы булган «Ат чабышы» уенын күрсәттеләр. Татарның моңлы көе яңгырауга, «Утрау» уены башланды, ә керәшен һәм чуваш көйләре астында балалар дәртләнеп биеделәр.
39 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» композициясе тамашачылар күңелендә аеруча тирән тәэсир калдырды, горурлык хисләре уятты.
97 нче балалар бакчасыннан килгән әрмән кызлары милли киемнәрен күрсәтеп кенә калмадылар, үз телләрендә моңлы итеп җырладылар, шигырь дә сөйләделәр. Аларның чыгышыннан соң: «Без — бер ил балалары, без — дуслар!» — дип әйтәсе килә.
Фестивальнең иң кечкенә катнашучылары — 27 нче балалар бакчасы сабыйлары иде. Өч кенә яшьтә булуларына карамастан, алар татар телендә сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр.
33 нче, 90 нчы һәм 98 нче балалар бакчалары балалары да үз чыгышлары аша дуслыкның матур үрнәген күрсәттеләр.
Чыннан да, дуслыкның көче — бергәлектә.
Дус күршеләр булып яшик гөрләп,
Охшаш безнең телләр, гадәтләр.
Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын,
Уртак булсын матур теләкләр.
Фестиваль — дуслыкны ныгыту, аның кадерен белү, үзара ихтирам һәм татулыкта яшәүнең күркәм бер үрнәге булып истә калсын иде.

MAX
