Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарны гади, әмма мөһим куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә чакырды.

Коткаручылар реклама конструкцияләреннән, урам элмә такталарыннан, юл күрсәткечләреннән һәм электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга киңәш итә. Шулай ук автомобильләрне дә әлеге объектларга якын урыннарда калдырмаска кирәк.

Моннан тыш, көчле җил вакытында биналар диварлары янында ышыкланырга ярамый — түбәләрдән каплау материаллары кубып төшәргә мөмкин. Урамнарда һәм юлларда хәрәкәт иткәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Ә юл аркылы чыкканда, мөмкинлек булса, җәяүлеләр өчен билгеләнгән җир өсте яки җир асты кичүләреннән файдалану хәерлерәк.