Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә булды. Ул икенче дәвалау корпусындагы эндоскопия һәм функциональ диагностика бүлекләренең эшчәнлеге белән якыннан танышты.

Әлеге бүлекләр планлы һәм көтелмәгән очракларда да тиз һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтәргә әзер торуы белән бик мөһим.

Альмир Абашев ассызыклаганча, бүгенге көндә биредә югары квалификацияле белгечләр командасы эшли, шуңа күрә башкарылган процедуралар пациентлар өчен мөмкин кадәр уңайлы һәм хәвефсез уза.

Моннан тыш министр Түбән Кама мэры һәм СИБУР компаниясе генераль директоры белән берлектә «Түбән Кама Нефтехим»да зыян күргән стационар дәваланудагы хезмәткәрләр белән очрашты һәм аларның тизрәк савыгуларын теләде.