Риман Гыйлемханов бөек шагыйребезнең 140 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциясенең мөхтәрәм кунагы иде. Публицист, язучы балачак хатирәләре белән уртаклашып, кызыклы фактлары турында сөйләде.
Туган тел, милләт язмышы… Габдулла Тукайның халык шагыйре булуы аның барлык әсәрләрендә дә чагыла. Фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар белдерүенчә, Тукай — татар дөньясы әйдаманы.
Казан кунаклары арасында Габдулла Тукайның нәсел дәвамчысы Риман Гыйлемханов та бар иде. Публицист, язучы балачак хатирәләре белән уртаклашып, кызыклы фактлар турында сөйләде.
Түбән Камада Бөек шагыйребез исеме белән бәйле урыннар аз түгел. Ул безгә аеруча якын һәм үз, дип чыгыш ясады үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе.
Тукайның 140 еллыгына багышланган айлыгын үзәк китапханәдә фәнни-гамәли конференция белән башлап җибәрделәр. Чараны Кол Гали исемендәге милли китапханә белгечләре алып бардылар.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
