Аның чираттагы кунагы — «Туган як» газетасының баш редакторы, Россия һәм Татарстан Журналистлар берлекләре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе Фәрит Имамов.

Фәрит Фәйзетдин улы — тугыз китап авторы: алар арасында тормышчан хикәяләр, мавыктыргыч фантастик повестьлар һәм детективлар да бар.

Кичә барышында кунаклар Фәрит Имамовның тормыш юлы, журналистика һәм әдәбият өлкәсендәге казанышлары белән таныштылар. Аның әсәрләре, бүгенге заман турындагы уй-фикерләре һәм иҗади эзләнүләре турындагы сөйләшү һәркемдә кызыксыну уятты. Бу чара китап сөючеләр, иҗат әһелләре һәм шәһәр халкы өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелде.

Өстәвенә, Фәрит Имамов — сәләтле рәссам, график, карикатурист та. Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә аның картиналары күргәзмәсе ачылды. Экспозиция 30 апрельгә кадәр эшлиячәк.