Шагыйрә Әлфия Юдина Түбән Каманың 60 еллыгына багышланган «Нижнекамск — город с будущим» («Түбән Кама — киләчәкле шәһәр») исемле яңа шигырьләр җыентыгын тәкъдим итте. Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә узган очрашуга авторның якыннары, дуслары һәм яшь буын вәкилләре җыелды.

Җыентыкның үзенчәлеге — аның гаилә тарихы белән тыгыз бәйләнештә булуында. Әлфия Юдинаның әтисе Түбән Каманың беренче төзүчеләреннән берсе булган. Ул шәһәрнең тәүге урамнарын салуда катнашкан. Әтисе башлап җибәргән тарих бүген кызының шигырьләрендә дәвам итә.

Очрашуда Әлфия Юдина шигырьләрен укыды, тормышындагы истәлекле вакыйгалар белән уртаклашты. Җылы әңгәмәдә туган шәһәргә мәхәббәт, аның белән бәйле кадерле хатирәләр яңгырады.

Туган шәһәрнең тарихы — аны төзегән кешеләрнең хезмәтендә дә, буыннан-буынга күчкән истәлекләрдә дә. Әлфия Юдинаның яңа җыентыгы шул тарихка багышланган шигъри бүләк булып тора.