Киңәшмә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Латыйпов рәислегендә үтте, дип хәбәр итә, администрациянең матбугат хезмәте.
Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге җитәкчесе Рамил Насыйбуллин сүзләренчә, коры үлән һәм чүп-чар януның иң югары ноктасы яз айларына — апрель һәм майга туры килә. Шуңа күрә, көн саен рөхсәтсез яндыру очракларын ачыклау буенча рейдлар үткәреләчәк, ә закон бозучылар билгеләнгән тәртиптә җаваплылыкка тартылачак.
Түбән Кама районында территорияне чүп-чардан, корыган ботаклардан һәм яфраклардан чистарту буенча эшләр көчәйтелде. Шулай ук, халык белән элемтә чаралары аша янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерүгә юнәлдерелгән профилактик эшләр алып барыла.
Түбән Кама янгын-коткару гарнизоны башлыгы урынбасары Вадим Мәхмүтов сезонга янгын техникасы һәм гидрантларның әзерлеген тикшерү турында мәгълүмат бирде. Авыл җирлекләрендәге янгын куркынычсызлыгына аерым игътибар юнәлтелә, бүгенге көндә анда тугыз ирекле янгын сүндерү төркеме эшләп килә.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов белдерүенчә, быел коры үләнне яндыру, хәтта контроль астында булса да, тулысынча тыелды, дип искәртте.
Альбина Вәлиева
MAX
