Травматология пунктына биш кеше мөрәҗәгать иткән. Билгеле булганча, барлык зыян күрүчеләр дә табигатьтә яки паркта йөргән вакытта урман бөҗәге «эләктергән». Аларга вакытында иммуноглобулин кадаганнар, хәзер алар инфекционистлар күзәтүе астында.
Табиблар искәртә: җылы һава торышына карамастан, саклык чараларын үтәү мөһим — ачык төстәге кием кияргә, талпанга каршы репеллентлар кулланырга, өйгә кайткач, үзегезне һәм якыннарыгызны җентекләп тикшерергә кирәк.
Әгәр талпан кадалган икән, травмпунктка баруны кичектермәгез — ул тәүлек буе эшли. Адресы: Актүбә урамы, 11.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
