Оештыручылар шәхси гигиена чаралары, кием-салым, озак саклана торган азык-төлек, беренчел кирәкле дарулар, көнкүреш кирәк-яраклары, шулай ук балалар өчен товарлар җыялар.

Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Кабул итү пункты Студентлар урамындагы 9 нчы йорт — «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Камадагы җирле бүлекчәсендә урнашкан. Ярдәм җыю 17 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, март ахырында һәм апрель башында Дагестан республикасында көчле яңгырлар яуды, бу исә су басуга китерде. Нәтиҗәдә, меңләгән йорт су астында калды, алты меңнән артык кеше зыян күрде. Гуджух сусаклагычы дамбасы җимерелү сәбәпле, дүрт меңнән артык җирле халыкны эвакуацияләргә туры килде.