Яңа медицина учреждениесе эшли башлауга, пациентларны кирәкле дарулар белән Түбән Камада тәэмин итәчәкләр. Моннан тыш, хәзер шәһәрдәшләр өчен химиотерапия, беренчел тикшерүләр һәм операцияләрне шул ук диспансерда үткәрү мөмкинлеге бар.

Радмир Беляев оператив ярдәм бүлекчәләре турында да аңлатты: югары технологияле катлаулы операцияләр Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә башкарылачак, ә алдан планлаштырылган операцияләр — Түбән Камада.

Бинаны капиталь төзекләндерү дә планлаштырыла. Хәзерге вакытта бу эшләрне финанслау өчен республика бюджетыннан акча бүлеп бирү мәсьәләсе хәл ителә. Якын арада шәһәрдәшләргә диспансерның яңа баш табибы да тәкъдим ителәчәк.

Диспансерның ачылуы һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең киңәюе — Түбән Каманың онкология хезмәте үсешендә мөһим адым. Ул шәһәр һәм район халкына сыйфатлырак һәм уңайлырак медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген бирәчәк.