Чара турында республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әлеге бәйге 23 һөнәри юнәлешне берләштерә. Ярышлар өчен мәйданчыклар итеп республиканың алдынгы предприятиеләре һәм белем бирү оешмалары билгеләнгән.
Төбәк этабы 1 апрельдә КДАУда узган агрономнар ярышы белән старт алды. Финал чарасы исә август аенда Җәлил бистәсендә бульдозер машинистларының осталыгын күрсәтү белән төгәлләнәчәк.
Министрлык мәгълүматлары буенча, бәйгедә катнашу өчен белгечләр гаризаны үзләре яки эш бирүчеләре аша тапшыра ала. Катнашучылар Россия гражданлыгына һәм кимендә өч ел эш стажына ия булырга тиеш. Бәйгенең тулы программасы һәм шартлары белән «Үз һөнәрендә иң яхшысы» бәйгесенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Ярышларда традицион эшче һөнәрләре вәкилләре, мәсәлән, токарьлар, фрезерлаучылар, эретеп ябыштыручылар, ташчылар үз көчен сынап карый. Шулай ук, заманча технологияләргә бәйле һөнәрләр, шул исәптән робототехника белгечләре һәм дрон операторлары да үз осталыкларын күрсәтәчәк. Аерым игътибарга «Икенче старт» номинациясе лаек, ул махсус операция ветераннары һәм яңа һөнәр үзләштерергә теләүче гражданнар өчен булдырылган.
Катнашучыларның һөнәри осталыгын 156 абруйлы эксперт бәяләячәк. Алар арасында эш бирүчеләр, профсоюз вәкилләре, югары уку йортлары белгечләре һәм башкарма хакимият органнары хезмәткәрләре бар. Төбәк этабында җиңүчеләр медальләр, статуэткалар һәм илкүләм ярышның федераль этабына юллама белән бүләкләнәчәк. Алга таба алар иң көчле белгечләр арасында Татарстан данын яклаячак.
Федераль этапта һәр номинация җиңүчеләрен зур акчалата бүләкләр көтә: беренче урын өчен — 1 миллион сум, икенче урын өчен — 500 мең сум, өченче урын өчен 300 мең сум.
2025 елда Татарстан вәкилләре бәйгенең федераль этабында 20 номинациянең 18ендә катнашкан. Алар яхшы нәттҗәләр күрсәткәннәр: республика белгечләре 2 беренче, 2 икенче һәм 3 өченче урынны яулаганнар.
«Үз һөнәрендә иң яхшысы» бәйгесен уздыру — илебезнең кадрлар потенциалын ныгыту, белгечләрнең һөнәри үсешенә ярдәм итү һәм тармакларда эш сыйфатын арттыру өчен алдынгы тәҗрибәне тарату максатыннан чыгып оештырыла.
Альбина Вәлиева
MAX
