Алар шәһәребездә яшәп иҗат итүче язучы-драматург Фәтхулла Абдуллинның «Әүлия» дип исемләнгән пьесасы буенча сәхнәләштерелгән гаять тирән эчтәлекле спектакль тәкъдим иттеләр.
Әсәр вакыйгалары авыллар таралып, халык эшсез калган катлаулы чорда бара. Төп герой Җәмил, тормышын үзгәртергә теләп, Себер якларына чыгып китә. Әмма язмыш аны кырыс сынауга дучар итә: ул авариягә очрый һәм, аяклары йөрмәс хәлдә, авылына кайтып төшә. Бу фаҗигадән соң хатыны аны ташлап китә. Тормыш мәгънәсен югалткан Җәмил, тирән төшенкелеккә бирелеп, хәтта үз-үзенә кул салу турында да уйлый башлый.
Нәкъ шул вакытта аның язмышына Әлфия килеп керә. Ул — Җәмилне яшьтән үк яратып, гомере буе тугры хисләрен саклап яшәгән хатын. Җәмилнең үзен куып җибәрүенә дә, күршеләре, хәтта туганнары каршы булуына да карамастан, Әлфия аның янында кала. Ул аны сабый караган кебек тәрбияли, бар күңелен биреп кайгырта.
Инвалид коляскасына бәйләнгән Җәмилнең холкы катлаулана, кырыслана. Әмма Әлфия, сабырлык һәм мәхәббәт белән, аның барлык кирелекләренә түзә. Яраткан кешесен аякка бастыру өчен ул бар көчен куя. Һәм бу тырышлык юкка булмый: вакыт узу белән Җәмил, аякка басып, әкренләп хәрәкәтләнә башлый.
Еллар үтә. Гаиләдә тормышка өмет, киләчәккә ышаныч символы булып, ир бала дөньяга килә.
Спектакль тамашачыны тирән уйланырга мәҗбүр итә, чын мәхәббәтнең, тугрылыкның һәм сабырлыкның никадәр зур көчкә ия булуын искәртә. «Нур» халык театры артистларының ихлас уены, образларны ышандырырлык итеп ачулары һәркемне сокландырды. Бу кичтән соң күңелдә озак сакланырлык җылы хисләр калды.
MAX
