Әлеге ярдәм чаралары авыл җирлегендә яшәүчеләргә, шәхси эшкуарларга һәм оешмаларга «Минем субсидияләр» дигән онлайн платформа аша тәкъдим ителгән. Ел башыннан алып барлыгы 18,9 мең гариза платформга кергән.

«Минем субсидияләр» сервисы аша кулланучылар өйдән яки офистан чыкмыйча гына, документларны тапшыра ала. Адымлы алгоритм гаризаны тутырганда хаталар булдырмаска ярдәм итә, ә шәхси кабинетта гаризаны карау статусын күзәтергә мөмкин.

Бүгенге көндә платформада 21 төрле республика ярдәм программасы тупланган. Алар гражданнарның төрле тормыш хәлләрен һәм профессиональ ихтыяҗларын каплый. Мәсәлән, сервис аша ИТ-компанияләр өчен «кIТык» программасына гариза бирергә, «Ясалма фәһем өлкәсендә алгарыш» грант конкурсында катнашырга, яки авыл хуҗалыгы җитештерүен яңарту һәм техник яктан модернизацияләү өчен финанс ярдәм алырга мөмкин.

Платформаны Татарстан Цифрлы трансформация үзәге үстерә һәм камилләштерә. 2024 елдан ул «ГосТех» федераль экосистемасының өлеше булып тора, бу гражданнар һәм бизнес өчен дәүләт белән бердәм цифрлы хезмәт мохите булдыра. Платформа кулланучыларның чын ихтыяҗларын исәпкә алып эшләнгән уңайлы сервислар тәкъдим итә.

«Минем субсидияләр» сервисы федераль дәрәҗәдә дә бәяләнде: ул «ПРОФ-IT.Инновация» илкүләм конкурсында «Болытлы чишелешләр» номинациясендә җиңүче булып танылды.

«Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты кысаларында цифрлы карарлар тормышны уңайлырак итә һәм яңа мөмкинлекләр ача. Хәзер дәүләт хезмәтләрен онлайн рәвештә алу мөмкинлеге бар, хәтта илнең иң ерак төбәкләрендә дә.