Конкурсантларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен тикшерү, ышанычлы йөртүгә биремнәр, «матурлык формуласы» иҗади конкурсы — автомобильне шарлар, чәчәкләр, тасмалар белән бизәү көтә. Декорның машина йөртүгә комачауламавы мөһим. Өстәмә таләп –Дәүләт автоинспекциясенең 90 еллыгы стилендә бизәү.

Гаризалар 22 июньгә кадәр gibdd_nk@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Хатның темасы «Автоледи конкурсында катнашуга гариза» тамгасы кую сорала.