Вакыйгалар автобус эчендә бара. Яшьтәшләрен җәберләгән өчен, бер төркем яшүсмерне, мәҗбүриләп, пансионатка тәрбияви семинарга алып баралар. Төн уртасында «җәһәннәм читенә» бару, әлбәттә, яшьләргә ошамый.
Рита, Марат, Диләрә һәм Адель — замана балалары. Алар өчен бернинди чикләүләр, чама хисе юк. Яшьтәшләрен җәберләүнең нинди генә ысулларын кулланмыйлар, үзләренең гамәлләрен дөрес дип кабул итәләр.
Автобус, ватылып, туктап кала. Яшүсмерләрне озатып баручы психолог, хәлне ачыклау өчен, биш минутка гына яшүсмерләрне калдырып, автобустан чыга. Ә анда «пәри туе» дәвам итә. Балалар бер-берсенең гөнаһларын искә төшерә, һәрберсе үзенең «батырлыгы» турында горурланып сөйли. Хәтта үзләренең буллерлар булулары белән шапырыналар. Башкаларны кимсетеп, җәберләп алар үзләренә рәхәтлек алалар.
Кинәт автобус эче яктырып китә. Бу — табигать могҗизасы: тирә-якка — төньяк балкышы таралган икән. Рита бер риваятьне искә төшерә. Аның буенча күктәге утларны Кумихо (күк төлкесе) кабыза икән. Йөз яшенә җиткәч ул кеше рәвешенә әверелә һәм алар белән идарә итә, имеш, явыз кешеләрне акылга утырта. Яшүсмерләр баштарак бик кыю күренсәләр дә, соңрак курка башлыйлар. Төлкегә корбан кирәклеге турында бәхәскә күчеп, араларыннан иң әшәке кешене эзләргә тотыналар. Кинәт кемдер психолог блокнотындагы исемлекне исенә төшерә. Анда барлыгы 5 фамилия була, ә автобуста 6 яшүсмер… Димәк, кеше кыяфәтенә әйләнгән төлке — алар арасында. Тик кем?.. Тамашачы монда детектив ролен уйный: экрандагы QR-код аша төлкене табарга булыша.
Кыска гына вакыт эчендә яшүсмерләр коточкыч тетрәнү кичерә, берсенең дә корбан буласы килми. Алар үзләренең куркыныч гамәлләрен башкача кабатламаска, тәртипләрен төзәтергә мөмкинлек бирүләрен ялварып сорыйлар.
Рольләрне театр артистлары гаҗәеп оста башкардылар. Алар өчен «Балкыш» яңа сынау булгандыр дип уйлыйм. Тамашачы кул сузымы ераклыгыннан һәр детальне, хәрәкәтне, йөз чагылышын, күз карашын, һәрбер үзгәрешне игътибар белән күзәтеп тора, бәяли. Шәхсән үзем тамашаны ике көн рәттән карадым. Икенче тапкыр да үзем өчен бик күп яңалык ачтым.
Жанры ягыннан да, куелышы ягыннан да яңа булган мистик драманы Псков өлкәсе Великие Луки шәһәреннән килгән режиссер Анна Потапова сәхнәгә куйган. Әсәрнең авторы — Белоруссиядә яшәп иҗат итүче Влада Ольховская. Бер сәгать чамасы барган бу тамаша уйландыра да, сискәндерә дә, тетрәндерә дә, шомландыра да. Яшүсмерләрне шундый булырга нәрсә этәрә?
«Балкыш» мистик драмасында бүгенге тормышыбыз һәм киләчәгебез өчен актуаль булган проблема күтәрелгәне ачык. Апрель аенда «Ватаным Татарстан» газетасының 35 нче санында басылган язмада да шушы ук проблемага җавап эзлиләр. Россия балаларының 54 проценты диярлек бер тапкыр булса да яшьтәшләре тарафыннан кыерсытылган булган. Аларның күбесе укытучыларга барып җитми. Сыйныфташлары яисә яшьтәшләре, өлкәнрәкләр тарафыннан мыскыллау, кыерсытуга дучар булган баланы нәрсә көтә, алдагы язмышы ничек булыр? Бу сораулар белгечләрне, киң җәмәгатьчелекне борчый.
Замана шаукымы күптән инде мәктәпкә үтеп керде. Күп укучыларның гаджет корбаннары булуы, буллинг-җәберләүләр санының артуы беркемгә дә сер түгел. Киләчәктә безне нәрсә көтә, илебезнең язмышы нинди кулларда булачак — бусы билгесез…
Әйе, уйланырлык җирлек бар. Проблеманы күмәкләшеп хәл итү кирәк. Ә инде әлеге спектакль — үтемле тәрбия чараларының берсе дип саныйм.

MAX