Быелның 12 гыйнварында без аның күркәм юбилеен билгеләп үткән идек. Олуг яшенә карамастан, ул һәрчак актив, тормыш сөючән, җәмгыять эшләрендә кайнап яшәде. Суфиян абыебыз — тирән акыллы, гадел, сабыр холыклы, һәр сүзен уйлап, үлчәп әйтә торган аксакал иде. Аның фикерләре, киңәшләре безнең өчен һәрчак зур әһәмияткә ия булды.

Агымдагы елның февралендә дә, нәкъ менә аның тәкъдиме белән, без «Балкыш» балалар йортында тәрбияви очрашу үткәрдек. Бу чара аның өчен соңгысы булыр дип беребез дә уйлап карамады. Алда тагын шундый файдалы, күңелләргә нур өстәүче очрашулар планлаштырылган иде… Әмма язмыштан узып булмый икән.

Суфиян абыебыз озак еллар дәвамында иҗат белән дә шөгыльләнде. Аның мәкаләләре район һәм республика матбугатында даими басылып килде. Ул «Җилкенеп яши күңел» (2019 ел) һәм «Яшәү рәхәт — тоя белсәң» (2023 ел) дигән ике китап авторы. Бу хезмәтләр безнең өчен рухи мирас, тормыш дәресе булып калыр, дип ышанабыз.

Без, аксакаллар шурасы әгъзалары, Суфиян абыебызны тирән хөрмәт белән искә алабыз. Аның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.

Якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз, аларга сабырлык һәм ныклык телибез.

Хуш, хөрмәтле кешебез. Без сине беркайчан да онытмабыз.

Васил Камалов, Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе