Түбән Каманың Үзәк мәчетендә экстремизм һәм террорчылык янауларына каршы тору мәсьәләләренә багышланган «түгәрәк өстәл» узды. Анда шәһәр һәм район мәчетләре имамнары, кичке курсларда белем бирүче остазлар һәм абыстыйлар катнашты.

Очрашуда куркыныч янаган очракта халыкның үз-үзен тотышына аерым игътибар бирелде. Түбән Кама районы Гражданнар оборонасы, халыкны яклау һәм махсус эшләр бүлеге белгече Ильмира Ситникова пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән очракта нишләргә һәм кайда яшеренергә кирәклеге турында сөйләде.

Утырышта Татарстан Рәисе аппараты вәкиле Рәмис Хисмәтуллин, шәһәр җитәкчеләре, Федераль иминлек хезмәте һәм прокуратура вәкилләре дә катнашты. Белгечләр террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәшнең төп юнәлешләре турында сөйләделәр.

Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов сүзләренчә, экстремизм һәм террорчылыкны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар районда даими үткәрелә. Аның фикеренчә, «түгәрәк өстәл» форматы аеруча нәтиҗәле, чөнки анда имамнар һәм башка дин әһелләре белгечләргә турыдан-туры сораулар бирә ала.

«Без мондый чаралар үткәрелүенә рәхмәтле, чөнки имамнар, хәзрәтләр, абыстыйлар хакимият вәкилләре белән турыдан-туры очрашып, сорауларын бирә алалар», — диде ул.

Очрашу экстремизмга каршы көрәш айлыгы кысаларында оештырылды.