Түбән Кама башлыгы Радмир Беляев Рәис Музагит улы Метшинның вафат булуы сәбәпле, Метшиннар гаиләсенең кайгысын уртаклашты.
Рәис Метшин шәһәребез төзелә башлаган елларда ук Түбән Камага килә. Аның хезмәт юлы шәһәрнең эре предприятиеләре — нефть химиясе комбинаты һәм «Түбән Кама шина» заводы белән бәйле була. Ул гомеренең күп елларын сәнәгать тармагына, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык мәсьәләләренә багышлый. Рәис Мөзаһит улына «Татарстан Республикасының атказанган химигы» дигән мактаулы исем бирелә.
«Бүген Түбән Кама тормышы шәһәребез белән аерылгысыз бәйләнгән кешене соңгы юлга озата. Рәис Мөзаһит улы Түбән Каманы үз хезмәте белән төзегән буын вәкилләренең берсе иде. Шәһәребез төзелә башлаган елларда бирегә килеп, ул гомеренең күп елларын Түбән Камага багышлады, предприятиеләребездә эшләде, үзенең тәҗрибәсен һәм белемен яшь буынга тапшырды. Мондый кешеләрнең һәркайсы артында — зур тормыш юлы, фидакарь хезмәт һәм шәһәр үсешенә керткән өлеш. Бүген без дә аның гаиләсе белән бергә бу авыр кайгыны кичерәбез. Рәис Мөзаһит улының тормыш иптәше Разия Нурулла кызына, уллары Илсур Рәис улына, Айдар Рәис улына, Айрат Рәис улына, барлык туганнарына һәм якыннарына тирән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәм. Әти кешене югалту — тормыштагы иң зур кайгыларның берсе. Үзем һәм барлык түбәнкамалылар исеменнән сезнең кайгыгызны уртаклашам. Рәис Мөзаһит улы турында якты истәлек аны белгән һәркемнең күңелендә мәңге саклансын. Аның хезмәте, тормыш юлы, кылган изгелекләре балалары, оныклары һәм безнең шәһәребездә дәвам итсен. Сезгә сабырлык телим. Без сезнең кайгыгызны уртаклашабыз», — диде Радмир Беляев.