Татарстан Республикасы территориясендә «Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү куркынычы» режимы 01:57 сәгатьтә игълан ителгән иде. Ул 07:27 сәгатьтә гамәлдән чыгарылды.
Дүшәмбе, 7 сентябрьдә, Татарстанның сигез шәһәрендә: Түбән Кама, Чистай, Зәй, Әлмәт, Алабуга, Яр Чаллы, Бөгелмә һәм Лениногорскта БПЛА һөҗүме куркынычы дүрт сәгатькә якын дәвам итте.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү куркынычы» режимын 3:50 сәгатьтә игълан итте, ә 06:40 сәгатьтә аны гамәлдән чыгарды.
Түбән Кама халкын пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы турында шәһәр мэры Радмир Беляев мессенджерлардагы һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтлары аша кисәтте. Режим тәмамлангач, ул шәһәрнең кабат күпләп БПЛА һөҗүменә дучар булуын хәбәр итте.
Татарстан Республикасы территориясендә «Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү куркынычы» режимы 01:57 сәгатьтә игълан ителгән иде. Ул 07:27 сәгатьтә гамәлдән чыгарылды.
Альбина Вәлиева
MAX
