Түбән Камада 56 яшьлек ир-ат электр теш щеткасына инструкцияне инглиз теленнән тәрҗемә итү өчен телефонына кушымта йөкләгән һәм 110 мең сумнан артык акчасыннан колак каккан.
Фотодагы текстны тәрҗемә итү өчен кушымта йөкләгәннән соң, ир-атның смартфоны дөрес эшләми башлаган. Ул элемтә салонына мөрәҗәгать иткән. Белгечләр телефоннан шикле программаларны бетергән. Әмма соңрак аның банк картасыннан 113 727 сум акча алынуы ачыкланган.
Моннан тыш, мошенниклар аның картасы ярдәмендә маркетплейсларда бүләк карталары сатып алган.
Полиция «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы тикшерелмәгән кушымталарны йөкләмәскә һәм шикле сылтамаларга басмаска чакыра.
Альбина Вәлиева
MAX
