Чит илдән автомобиль сатып алырга теләгән 32 яшьлек түбәнкамалы мошенниклар тозагына эләккән.
Зыян күрүче белдерүне интернетта тапкан. Башта сатучы компаниясен җентекләп тикшергән. Аннары килешү нечкәлекләре турында фикер алышып, ике як белән килешүне имзалаганнар.
Нәтиҗәдә, түбәнкамалы, таможня түләве өчен — 900 мең сум, аннары тагын 2 миллион 300 мең сум күләмендә — машина бәясе өчен күчергән. Ялган схема берничә көннән соң ачылган. Зыян күрүчегә шалтыратып, тагын акча сораганнар. Түбәнкамалы кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать иткән.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX