Сишәмбе көнне, 31 мартта, «Түбән Кама Нефтехимда» чыккан янгыннан соң, һәлак булганнар саны өчкә җитте.

НТР 24 каналына билгеле булганча, һәлакәттән соң 71 кеше хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Аларның күпчелегенең сәламәтлекләренә җиңелчә зыян килгән, шуңа күрә госпитальгә салу таләп ителмәгән.

22 кеше хастаханәгә салынган, шуларның өчесе — Казанга, 10 кеше Мәскәүгә озатылган.

Исегезгә төшерәбез, хастаханәгә салынганнан соң беренче сәгатьләрдә СИБУР идарәсе рәисе Михаил Карисалов, шулай ук «Түбән Кама Нефтехим» генераль директоры Марат Фәләхов зыян күрүчеләрнең хәлләрен белештеләр.