Юл-транспорт һәлакәте 7 апрельдә булган. Бу хакта Түбән Кама районы буенча Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Химиклар проспекты ягыннан Южная урамы юнәлешендә хәрәкәт иткән Honda мотоциклы йөртүчесе җәяүлеләр кичүеннән юл аша чыгып барган 1973 елгы ир-атны бәрдергән. Зыян күрүче төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр белән кабул итү-диагностика бүлегенә озатылган.
Дәүләт автоинспекциясе искәртә: җәяүлеләр кичүенә якынлашканда, йөртүче тизлекне киметергә һәм, кирәк булганда, җәяүлегә юл бирү өчен туктап калырга тиеш. Шул ук вакытта җәяүле дә машина йөртүчеләрнең аны үткәрергә әзер булуына инанмыйча, юлга чыгарга тиеш түгел. Җәяүлеләргә киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар куллану мөһим — алар кичке вакытта һәм күрү мөмкинлеге начар булганда яхшырак күренергә ярдәм итә.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
