Түбән Камада скутер йөртүчесе зыян күргән юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзлиләр. Авария 2026 елның 14 апреле кичендә теркәлгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Индустриальная урамындагы 100нче йорт каршында «Kunhao» скутерында хәрәкәт иткән 40 яшьлек ир-ат куркынычсыз тизлек сайламаган, идарәне югалткан һәм әйләнеп капланган.

Һәлакәт нәтиҗәсендә шоферның балтыр сөяге сынган. Ашыгыч ярдәм табиблары аны Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең травматология бүлегенә китергән, хәзерге вакытта аңа медицина ярдәме күрсәтелә.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре авариянең барлык нечкәлекләрен ачыклый. Әгәр дә сез юл-транспорт һәлакәтенең шаһиты булсагыз, түбәндәге телефон номеры буенча шалтыратыгыз: +7 (987) 212-15-57.