Полиция мәгълүматларына караганда, зыян күрүче өйдә булган. Ул шикле сылтамаларга кермәгән, файллар йөкләмәгән һәм өченче затларга раслау кодларын тапшырмаган. Әмма мобиль кушымтада операцияләр тарихын тикшергәндә, ул үзе башкармаган акча күчерүләрен ачыклаган.
Аның счетыннан 40 мең сум, шулай ук 9 300, 9 200 һәм 7 550 сум күләмендәге күчерүләр башкарылган. Зыянның гомуми күләме 66 050 сум тәшкил иткән.
Акча урлануын ачыклаганнан соң, шәһәрдәш картасын банк аша тиз арада блоклаган. Бу очрак буенча РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе — мошенниклык буенча җинаять эше кузгатылган.
Полиция хезмәткәрләре гражданнарны банк карталары операцияләрен даими контрольдә тотарга чакыра. Рөхсәтсез акча алынуны ачыклаганда, картаны тиз арада блокларга һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
