Яз җитү белән юлларда велоспидчылар һәм мотоциклда йөрүчеләр саны сизелерлек артты. Еш кына руль артына балигъ булмаганнар утыра.
Гәрчә, транспортның бу төрләре белән идарә итү өчен машина йөртү таныклыгы таләп ителсә дә. Статистика күрсәткәнчә: үзлегеңнән өйрәнүчеләргә юл хаталарны кичерми.
Ел башыннан 30 юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше һәлак булган, 41е имгәнгән, зыян күрүчеләр арасында 4 бала да бар. Дәүләт автоиспекция хезмәткәрләре кисәтә: юлдагы тәртип — юл йөрү кагыйдәләрен үтәүдән башлана һәм бу уртак җаваплылык.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
