Беренчел фаразлар буенча, гараж һәм сарайның түбәсенә ут капкан. Ачыкланганча, йортның 68 яшьлек хуҗасы металл мичкәне болгарка ярдәмендә кисәргә теләгән.

Очкыннар янучы материалларга эләгеп гараж белән сарайга күчкән. Яну мәйданы 72 квадрат метр тәшкил итә. Ир-ат термик пешү алган. Хастаханәгә ятудан баш тарткан. Болгарка белән эшләгәндә саклык чаралары турында искә төшерә коткаручылар.