26 апрельдә Татарстанда Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгын билгеләп үтүгә багышланган чаралар узачак.
Бу көнне Түбән Кама шәһәре дә бай һәм кызыклы программа белән кунакларны каршы алырга әзерләнә.
Габдулла Тукайның мирасы белән танышу
12:00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында бәйрәм чаралары башлана. Программада — иҗади чыгышлар, әдәби укулар, китап күргәзмәләре һәм «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» дип аталган конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы.
«Апушның сихерле төшләре» спектакле
13:00 сәгатьтә Яшь тамашачы театрында «Апушның сихерле төшләре» («Волшебные сны Апуша») спектакле күрсәтеләчәк. Ул бөек шагыйрьнең балачагы турында сөйли: кечкенә Габдулла Тукайны нәкъ менә Апуш дип йөрткәннәр. Тамашачылар Сәгъди исемле крестьян гаиләсендә беренче төнне кичергән малайның җанлы тарихын күрәчәк.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX