Түбән Кама Халык иҗаты йорты Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукай моңнары – Тукаевские напевы» дип аталган поэтик симфония атналыгын башлап җибәрде.
Чара кысаларында төрле яшьтәге түбәнкамалылар бөек шагыйрьнең әсәрләрен яттан сөйләп, видеоязмалар әзерли. Бу иҗади проектның төп максаты — шәһәрдәшләрне татар әдәбиятына һәм милли сәнгатькә тагын да якынайту.
Катнашучылар арасында «Ләззәт» халык татар эстрада ансамбле җитәкчесе Сафия Нәҗипова да бар. Ул тамашачыларга «Бишек җыры»н тәкъдим итте.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX